Әманәт…

بسم الله الرحمن الرحيم

Әманәт дин саклау өчен ышанып тапшырылган һәмма нәрсәгә әйтелергә мөмкин.

Әмин – бу сүз ышанычлы, беркемгә дә зарар тимәгән, тыныч, куркусыз кеше дигәнне аңлата.

Әманәт сүзенең торле мәгънәләре бар. Әманәт мәгәр безгә калдырырлган мал түгелдер.

Пәйгамбәребез 632нче елда вафат булырына өч ай кала, хаҗ вакытында Гарәфәт тавына йөз меңнән артык мөселманга вәгъдә хөтбәсе укыганда болай ди:

— Сезгә бер әманәт калдырам. Аны саклагыз, туры юлдан адашмассыз. Ул әманәт – Аллаһының китабы Коръән Кәрим.

Димәк, Коръән – мөселманнарга ышанып тапшырылган әманәт. Аны без күз карасыдай сакларга, үзебездән соң килгән буыннарга тапшырырга тиешбез. Әгәр динебезне сакламасак, Коръәнне өйрәнмәсәк, тора-бара динебез онытылыр. Шул чагында без, әманәтне сакламаган өчен, Аллаһы каршында зур гөнаһлы булырбыз.

Диннән вә Коръәннән башка, җан да кешегә бер әманәттер. Җанны бирүче – Аллаһыдыр. Вакыты җиткәч, ул әманәттән кире алачактыр. Үз-үзен үтергән кешеләр, Аллаһының әманәтенә хыянәт иткәннәре өчен, зур гөнаһлы булырлар. Гәүдәбезне төрле чирләрдән саклау, аны сәламәт тотарга тырышу да әманәтне саклау буладыр.

Безгә тапшырылган вазифалар да бер әманәттер. Шуңа күрә аларны хәлебездән килгән кадәренчә иң яхшы рәвештә алып барырга тиешлебез. Әгәр шулай эшләмәсәк, әманәткә хыянәт иткән булырбыз.

Дәүләт вә милләт әманәтләредер. Милләт эшләрен алып барачак кешеләрне сайлаганда, яхшы кешеләрне сайлап, әманәтне лаеклы кешеләргә тапшырырга кирәк.

Коръәндә Аллаһы әйтә: “Шик тә юк, Аллаһы сезләргә әманәтләрне әһелләренә тапшырырга әмер кылдылар…”, (Ниса сүрәсе, 58). Дәүләт тә милләт малы да әманәттер. Аларга зарар итәргә вә үз файдаларыгызга кулланырга ярамый.

Балалары һәм гаиләсе дә кешегә әманәттер. Аларны дин вә әхлак ягыннан тәрбияләп, гореф-гадәтләребезгә өйрәтеп, милли вә дини тойгылар белән үстерергә кирәк.

Безгә сер итеп әйтелгән сүзләр дә әманәт буладыр.

Пәйгамбәребез бер хәдисендә әйтә: “Бер кеше сиңа бер сөйләгәндә тирә-ягына карап сөйләсә, ул сүз бер әманәттер. Ул сүзне башкаларга сөйләмә”.

Әманәтне сакламаган яки аңа хыянәт иткән кешегә “хаин” диләр. Әманәтнең киресе – хыянәт. Әманәткә хыянәт – хәрам эш.

Аллаһы Тәгалә Коръән Кәримендә боерадыр: “Иннәллаһә йәъмүрүкүм ән тү әддүл әмәәнәәти иллә әһлиһә вә идәә хакамтүм бәйнәннәәси ән тәхкүмү билгадли иннәллаһә нигиммәә йәгълүкүм биһи иннәллааһә кәәнә сәмиигам бәсыйра”. Ягъни: “Хакыйкаттә Аллаһы Тәгалә сезгә әманәтләрне ияләренә тапшырмагыгызны вә дәхи адамнәр арасында хөкем кылган вакытыгызда һичбер якка авышмыйча тигезлек белән хөкем кылмагыгызны әмер кылдылар. Хакыйкатьтә Аллаһы сезнең сүзләрегезне ишетүчедер вә гамәлләрегезне күрүчедер”.

Бу аять шәрифнең хөкеме буенча хөкемдә гаделлек кылмак вә һәртөрле әманәтләрне сакламак вә ияләренә тапшырмак ваҗибтыр, хыянәт харамдыр. Аллыһының әмеренә каршылыктыр вә монафикълык галәмәтедер.

Имам Ситдыйк хәзрәтләре үзенең “Әлҗәмигуль сафир” исемле мөбарәк китабында бу хәдис шәрифне риваять кыладыр ки: “Әйәтүл монаафикый сәләәсән идәә хәддәсә кәзәбә үә идәә үәгадә әхләфә үә идәьтүминә хаан”. Ягьни: “Монафикның галәмәте өтер – һәркайчан сөйләсә, ялган сөйләр, вә һәркайчан вәгьдә кылса, вәгьдәсендә тормас, вә һәркайчан әманәт тапшырылса, хыянәт кылыр”, — димештер. Әмма чын мөэмин булган кемсә һичбер хыянәт кылмас вә һичбер тугрылыктан аерылмас, хәтта ки үзенә хыянәт кешегә дә хыянәт кылмас. Бәлки һәрвакытта пәйгамбәребезнең “Әддил әмәәнәтә иләә мәниьтәмәнәкә вә ләә тәхүм мән хаанәк”, ягүни “Син әманәтне сиңа тапшырып ышанган кешегә кайтарып бир вә сиңа хыянәт кылган кешегә син хыянәт кылма”, дигән сүзенә муафыйк гамәл кылыр.

Мөэмин мөселман  булган кешеләргә Аллаһының вә Расүленең әмерен тотып әманәтне сакламак вә тиешле вакытта иясенә тапшырмак һәркем өчен гүзәл вә мактаулы бер сыйфаттыр. Хосүсән (аеруча) сәүдәгәр өчен бик зур фазыйләттер.

Корьәндә: “Иннәллаһә ләә йәһди кәйдәл хааинин”, ягьни: “Хакыйкатьтә Аллаһы Тәгалә хыянәт кылучыларның хәйләләрен туры юлга җибәрмәс”, — диеләдер.

Посетителей онлайн – 9:
пользователей – 0
гостей – 9
ботов – 0
Максимальное количество посещений было – 2019-07-05:
всего посетителей – 247714:
пользователей – 8
гостей – 247663
ботов – 43

Закладка Постоянная ссылка.

Комментарии закрыты