بسم الله الرحمن الرحيم
Сәламнәрдән:
السلام عليك يا شهر رمضان
السلام عليك يا شهر التراويح و ختم القراَن
مرحبا يا شهر الرحمة و الغفران
مرحبا يا مهبة القراَن
Әфәнде, хуш саф килдең!
Мәрхәбә йә Мәрхәбә, йә шәһри Рамазан.
Мәрхәбә йә Мәрхәбә фәкыйр, мескен адәмнәргә.
Хосусан Рамазан Шәрифтә – иң мөбарәк аенда – ялкаулык кылмаска; бәхет, рәхәтлек үзләре килмәс; ризыклар булмас – Өммәт сакчысы шәфәгатьләр кылмас. Әлбәттә фани дөнья байлыгын эзләмәс, рухи байлыгын ваҗәбәт кылыр.
Әһле Ислам Әл-Яумәл Җомга – Мөхәммәт өммәте, өммәти. Пәйгамбәребез, сәлаллаһү галәйһи үә сәллам, Рамазан ае (саклана күрегез) ул – өммәтемнең ае.
Рамазан шәрифнең алдыннан-ахырына кадәр бәйрәм, ягъни мәгъфирәт-рәхмәт шәрәфәтле айдыр – башка айларның хаваҗасыдыр. Моның тәфсиле:
قال الله تعالى: يا ايهَّالَّذين آمنوا كتب عليكم الصيام
“Йә, иман китергән кешеләр, сезләргә ваҗиб-фарыз булды Рамазан рузасы
كما كتب على الذين من قبلكم
Нәтәки алда булган әнбияләргә үә аларның өммәтләренә фарыз булды, ягъни Адәм хәзрәтләре заманасындан – пәйгамбәребез Мөхәммәт Мостафа сәлаллаһү галәйһи үә сәллам заманасына кадәрле.
فمن صام اى نهاره و قام اى ليله اى ادى
Ягъни, бер кеше Шәриф Рамазан аенда көндез рузә булып, кичендә тәравих кыйлса күңел белән, ул кешенең гөнаһасы бар икән, һәркаюсы кыйффәрәт булды. Дәһидә Ходай Тәбарәкә үә Тәгалә ул кешенең тәхкыйк тәнен утка хәрам кылды.
Мөэмин-мөселман булган адәмгә Рамазан күрүенә шатланмак, чыгуына – кайгырмак, дәһи –
و كان النبى صل الله عليه و اسلام يبشر اصحابه و يقول قد جاءَكم رمضان الذى انزل فيه القرآن
Расулүллаһ сөенеч разиазыннан килмәки илән һәм Коръәннән итмәки илән.
Рамазанда кылган бер фарыз савабы җитмеш. Риваят: Пәйгамбәребез сәлаллаһү галәйһи үә сәллам: Җәннәттә дүрт төрле адәмне арзу кылыр дип: Беренчесе – Коръән укыган, хосусән Рамазан Шәрифтә; икенче – телен саклаган, ягъни Рамазан шәрифтә; өченче – ачларны туйдырмак; дүртенче – Рамазан айның рузәсен тоткан.
- Коран читал в месяц Рамазан;
- Язык свой хранил в месяц Рамазан;
- Голодных кормил в месяц Рамазан;
- Уразу (пост) держал в месяц Рамазан –
Будут и довольствуются эти люди Раем!
Пәйгамбәребез Мөхәммәт Мостафа сәлаллаһү галәйһи үә сәллам Рузә турында: һиҗрәттән икенче елда рузә фарыз булды. Расулүллаһ хәзрәтләре Мәдинәдә 9 мәртәбә Рамазан рузасы үткәргән булырга тиешле.
Хәдис шәрифләрдә. “Дөреслектә шайтан адәм баласының кан тамырларыннан йөрер. Сез ул Иблиснең гәүдәгездә йөрер юлларын ачлык белән тарайтыгыз!” – диеп боера Рузәнең мәгънәсен пәйгамбәребез “Иблиснең йөрер юлларын тарайту” белән аңлата.
Икенче бер сүзендә. “Берәү руза була торып ялган сүз, ялган гуаһлыктан, кешеләр арасын бозыштырудан тыелмады исә бу бәндәнең ачыгып, сусап йөрүендә Аллаһының хаҗәте юк!” – ди.
Пәйгамбәребез сәлаллаһү галәйһи үә сәллам: “Рамазан ае – өммәтемнең ае. Әмма бәгд: Җәнабе Раббуль гыйззә хәмд үә сәна үә Расуль Әкрам әфәндебезгә салават шәриф. Йә, дин кардәшләр! Җәнаби Хак безләрдән разый булгай. Ошбу ай – Рамазан ае – иң мөбәрак айдыр. Шуның фазылы хакында: әүвәл рәхмәт, уртасы мәгъфирәт, ахыры – газабы җәһәннәмнән халәс булмакка сәбәп, димешләр. Бөтенесенә бәрәкәт бу Шәһри Шәрифтә.
-
Бөек сөенечтер сезгә йә, ихван
-
Насип булды сезгә Шәһри Рамазан
-
Булыгыз шат, җиңел булыр сезгә җәннәттә, төрле нигъмәт.
Рузә сәбәпле үзендә чыккан ачлыктан фәкыйргә китеп, фәкыйрләргә үә ачларга рәхмәт үә ихсан итәргә үә ачларның тамакларын туйдырырга мал әйтүдер.
Амин!
Посетителей онлайн – 81:
пользователей – 0
гостей – 78
ботов – 3
Максимальное количество посещений было – 2019-07-05:
всего посетителей – 247714:
пользователей – 8
гостей – 247663
ботов – 43