بسم الله الرحمن الرحيم
Сәлам догасы: “Аллаһүммә әнтә сәламә үә минкә сәламә тәбарактә йә зәл җәләли үәл икрам” – Йә, Рабби, Син һәрбер бәләләрдән саклагучысың, һәм бәрбер сәламәтлек Синнән генәдер. Мөбәрак булгучысың, әй олуглык һәм хөрмәт иясе булгучы Аллаһ!
Боже, Ты – мир и от тебя мир. Ты – Благословенный и Возвышенный, обладающий величием и почетом, Боже, неустанно я поминаю тебя.
Дин Ислам фазыйләттә олуг көннәре, айлары бар. Ватаныбызның да данлыклы, бөтен халык өчен зур кадерле, күркәм көннәре бар. Аларның берсе – 23 февраль – Ватанны саклаучылар көне.
Әтисенең, Ватаныбызга хезмәт итүче улына язган хаттан бер өзек. “Әни – әни булып кала, без аны сакларга тиешбез, аны һәркем үзенчә ярата, саклый. Тик без онытырга тиеш түгелбез: безнең иң кадерле әниебез – Туган ил – Россия. Без илебезне, җиребезне яратырга, үзебезне аямыйча скларга тиешбез. Бу һәр ир-атның төп бурычы булып тора”.
Свердловск-Чибәркүл, ноябрь 1972 ел.
Мәрхүм әти-әниемә Аллаһы Тәгаләнең сәламе үә рәхмәтләре булсын. Амин!
Отрывок из письма отца сыну-солдату: «Мать есть мать, и мы должны её беречь. Каждый по-своему. Но не надо забывать, что у нас еще одна мать. Это – родная мать Родина – Россия. Мы должны одинаково любить, хранить и защищать. Это долг каждого мужчины и бойца. Свердловск-Чебаркуль, ноябрь 1972 г.»
Әл-Рәҗәб – Мураҗәб Аллаһы Тәгаләнең шәриф ае. Коръән Кәримендә: “Ий, мөэминнәр! Аллаһыны күп зикер итегез, көннең әүвәлендә һәм ахырында, Аны мактап тәсбих әйтегез!” (Әхзәб, 33:41, 42). Во имя Аллаха, Милостивого, Милосердного! «О, те, которые уверовали! Вспоминайте Аллаха частым упоминанием и прославляйте Его утром и вечером».
يَا أَيُّهَا الَّذِينَ آمَنُوا اذْكُرُوا اللَّهَ ذِكْرًا كَثِيرًا
Тагын: “Иң гүзәл исемнәр Аллаһыныкыдыр, Аңа хастыр. Аллаһыга бу исемнәр белән дога кылыгыз” (Әгъраф сүрәсе, 7:180) – Во имя Аллаха, Милостивого, Милосердного! “У Аллаха прекрасные имена, зовите Его по ним”.
Хәдис Шәриф. Бисмилләһи Тәгалә: “Аллаһының 99 исеме бар. Кем дә кем аларны саный һәм алар белән зикер итә, аның алдында җәннәт ишекләре ачыла”. У Аллаха есть 99 имен, которые мы упоминаем в ду’а. Кто учит и читает их, тот войдет в Рай.
«Как трение о землю очищает железо от ржавчины, то и повторение имен Аллаха очищает наши сердца от всего плохого».
Даимән Җомга көн – кәлимәтү-таийбәтән көне.
يُثَبِّتُ اللَّهُ الَّذِينَ آمَنُوا بِالْقَوْلِ الثَّابِتِ فِي الْحَيَاةِ الدُّنْيَا وَفِي الْآخِرَةِ وَيُضِلُّ اللَّهُ الظَّالِمِينَ وَيَفْعَلُ اللَّهُ مَا يَشَاءُ
“Йүсаббитү ал-лаһү әлләзинәәманү бил-каули әс-сабитү фил-хәйәти дунйа үә фил ахирәти” (14:27) – “Хак сүздә Ходай Тәгалә мөэминнәрне сабит кылыр ул сүздән “Лә иләһә ил-аллаһү Мөхәммәд расулүлуллаһ” кәлимәседер. Ягъни гомерләре буенча шул кәлимәдән аерылмаслар, ушл кәлимәне әйтеп җан бирерләр. Ахирәттә дә, каберләрдә Мөнкир үә Нәкир сөәлләренә шуның илә җавап бирерләр”. «Аллах утверждает тех, которые уверовали словом твердым (нет Бога кроме Аллаха и Мухаммад Его посланник) в жизни ближней и в жизни дальней».
Мәрҗән Җомга көн. Тәсбих-диспеләрне тарту көне.
Әфәнде, хуш саф килдең!
Рабби әмере белән, үз кулың, бармакларың калтырап әбиең Разиядан, бабаең Нигъмәтулладан калган тәсбих-диспеләрене алдың. Мәрҗәнне тотып йөрәк-тел белән тәһлил, тәсбих, тәмҗидләрне әйттең. Сөбханә үә Хак Тәгаләне мактадың. Сөннәт булган уразаларда Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен көннәрне үткәрдең. Амин!
Аллаһы Тәгалә пәйгамбәребезгә хотыб кылды:
فَاصْبِرْ إِنَّ وَعْدَ اللَّهِ حَقٌّ وَلَا يَسْتَخِفَّنَّكَ الَّذِينَ لَا يُوقِنُونَ
“Фәсбир иннә-ллаһи хаккун. Үә лә йәстәхифәннәкә әлләзинә лә йукыйнүн” (30:60) – «Терпи же, ведь обещание Аллаха – истина, и пусть не считают тебя легкомысленным те, которые не имеют уверенности!”.
“Сабыр, кылгыл син, йә Мөхәммәд галәйһи үә сәллам мөшрикләрнең җафаларына. Дөреслектә Аллаһы Тәгаләнең сиңа ярдәм бирер Мин дип кылган вәгъдәсе тугъры үә җиңелгәнгә тотмасыннар сине шул кемсәләр, кем ышанмый кыямәткә!”