Мөршид Җомга көн — дөрес юл күрсәтүче әршад көн!

بسم الله الرحمن الرحيم

Сәлам бирдем, мәрхәбә! Сәламне Мөхәммәд галәйһи үә сәламнән Ибраһим галәйһи үә сәлам алды. Изге пәйгамбәр өммәтенә миннән сәлам әйт, диде. (Миграҗ Нәби сәлаллһи галәйһи үә сәлам).

Әфәнде, хуш саф килдең!

Дәр-әс-сәлам шәһәренә изге сәфәрләр кылдың. Мөбарәк Бәйтел-Мөкатдәскә җитеп, Мәсҗид Әксага кереп, дога кылып, дин үә дөнья бәрәкәтләрен теләдең. Хәер-сәдакаларны тапшырып күңелең шатланды!

Хуш Аман Җомга көн – әманәтләрне үткәрү, әгмәл көне. Бисмилләһи Тәгалә:

آمَنَ الرَّسُولُ بِمَا أُنزِلَ إِلَيْهِ مِن رَّبِّهِ وَالْمُؤْمِنُونَ

“Әмәнә расулү бима үнзилә иләйһи мир-раббиһи үәл муэминүн…”: Иман китерде үә ышанды Расүл, ягъни Мөхәммәд галәйһи үә сәллам Рабби үзенә иңдерелгән нәрсәгә, ягъни Коръән аятьләренә үә шәригать  хөкемнәренә һәм мөэминнәр ышандылар. Һәммаләре ышандылар Ходай Тәгаләгә – барча исемнәре үә сыйфатлары илә. Һәм аның фәрештәләренә, дәһи Ходай Тәгаләнең индерелгән китапларына һәм аның җибәргән расулләренә…” (Әл-Бәкара, 285 нче аят).

 

Мөршид Җомга көн – дөрес юл күрсәтүче әршад көн.

Бисмилләһи Тәгалә:

قُلْ كُلٌّ مُّتَرَبِّصٌ فَتَرَبَّصُوا فَسَتَعْلَمُونَ مَنْ أَصْحَابُ الصِّرَاطِ السَّوِيِّ وَمَنِ اهْتَدَى

“Кул күллүн мүтәраббису фәтәраббасү фәсәтәгламүнә мән әсхабү-сыйрати-сәүийи үә мән иһтадә” (20:135). Скажи: “Каждый выжидает, выжидайте и вы, а потом вы узнаете, кто обладатель ровного пути и кто шёл по прямой дороге”, — “Һәрберәү безләрдән үә сезләрдән көтүчедер, бәс көтеп торыгыз, белерсез, кыямәттә мәгълүм булыр, кем тугры юлның иясе, һәм кем һидаят тапты үә тугры юлга күнелде”. Әмин!

Бисмилләһир-рахмәнир-рахим!

“Сабыр итең барча эштә һәрзаман.

Сабыр берлә барча эш хасил булыр,

Сабыр кылган даимән гакил булыр.

Мостафа боерды аңа ул заман,

Сабыр кылмак, горур иман, бел якин,

Хак юлында сабыр кыл, ий, әһле дин.

Каю кеше сабыр кылса ул мөдәм,

Ул кешенең булыр иманы тәмам.

Сабыр берлә куйча эш булыр әсән”.

 

Мөхәммәдьяр Мәхмүд Хаҗи,

“Нури содур” китабыннан.

 

Посетителей онлайн – 9:
пользователей – 0
гостей – 9
ботов – 0
Максимальное количество посещений было – 2019-07-05:
всего посетителей – 247714:
пользователей – 8
гостей – 247663
ботов – 43

Закладка Постоянная ссылка.

Комментарии закрыты