Икамәт саләт — Җомга көн!

بسم الله الرحمن الرحيم

Сәлам бирдем, мәрхәбә!

Салих-изге пәйгамбәр диде (Муса галяйһи үә сәлам) минем өммәтемнән күбрәк аның өммәтләре оҗмахка керер (Миграҗ Нәби сәлаллаһү галәйһи үә сәлам).

Әфәнде, хуш саф киледең!

Намаздарда беренче сафларда булдың.

Җәннәт ачкычын кулыңда тоттың.

Җәннәт нигмәтләренә ирешеп,

Җәһәннәм газабыннан сакладың.

 

Икамәт-саләт Җомга көн – күземләр нуры, намазда булачак көне.

Коръән Кәримдә Аллаһы Тәгалә күп урынларда намаз уку белән боера.

Әгузу бииләһи минәш-шәйтанир-раҗим. Бисмилләһир рахмәнир рахим.

فَأَقِيمُوا الصَّلَاةَ إِنَّ الصَّلَاةَ كَانَتْ عَلَى الْمُؤْمِنِينَ كِتَابًا مَّوْقُوتًا

“Фәәкыймус саләтә иннә саләтә кәнәт галәл мүэмининә китәбән мәүкутән” – (Ниса, 2:103) – “Намазны укыгыз, намаз вакытлары мөэминнәргә фарыздыр”. Тагын да Коръән Кәримдә:

حَافِظُوا عَلَى الصَّلَوَاتِ

“Хафизу галә саләти…” – “Намазларны мухафаза итегез…” (2:238).

Гакыллы үә балигъ булган һәр мөселманга, һәр көндә биш вакыт намаз уку фарыз. Намаз гыйбадәте һиҗрәттән элек Рәҗәп аенда Миграҗ кичәсендә фарыз ителде. Биш мәртәбә Адәм баласы үзенең Халикына юнәлеп гыйбадәт булу аркасында – нәфсене төзәтү – бозыклык тыелу. Намаз Алланы хәтерләтә, калепкә нурт керетә, рухка тәрбия, йөзгә аклык бирә, Аллага якынлата.

Намаз – ризык килүгә, бәрәкәт артуга, нигъмәтнед дәвамына, рәхмәт итүгә сәбәп була. Хак Алланың нигъмәтенә шөкер итеп, тәгъзим үә тәкаддәс кылудан гайбарәт.

Намаз Нәҗәт үә Фәләхкә (котылу үә өстенлек табуга) файда бирә. Аллаһы Тәгалә: “Ий, мөэминнәр! Сабырлык кылу үә намаз белән Аллаһыдан ярдәм эстәгез”. Расул Әкрам хәзрәтләренә авырлык, бәла килсә – истиска, истихарә, түбә, хәвеф намазларының хикмәте.

Бәндәнең куәтләрдән өстен булган камил куәт иясе – Раббысына көндә биш мәртәбә юнәлеп гыйбадәт үә ялвару, мөнәҗәт күңелендәге кайгы-хәсрәтләрнең таралуына, киләчәккә өмет белән карауны, күңеле тынычланып рәхәт табуына сәбәп була. Шулай булса намаз күңел борчуларына, калеб авыруларынат шифа була. Расүлуллаһ сәлаллаһү галяйһи үә сәлам бер сәхәбәгә әйтте: “Тор да намаз укы, намазда шифа бар”, — диде.

Намаз – назафәт пакълык бәдән, сәламәтлеккә сәбәп була.

Намаз – гөнаһларның мәгъфирәте, калеб пакълыгына, дәрәҗәсе күтәрелүенә сәбәп була. Расүл Әкрам сәлаллаһү галяйһи үә сәлам: “Биш вакыт намаз сәбәпле хаталарны бетерәдер”.

Намазны бер Аллаһ өчен, Аллаһ ризасын өстәп икамәт саләт кылыр.

Укыган намазларыбызны Халик Бер Аллаһ кабул итсен. Амин!

Посетителей онлайн – 53:
пользователей – 0
гостей – 52
ботов – 1
Максимальное количество посещений было – 2019-07-05:
всего посетителей – 247714:
пользователей – 8
гостей – 247663
ботов – 43

Закладка Постоянная ссылка.

Комментарии закрыты