Әнием рухына!

                                                                                                                                                                    «Для дерева есть надежда, что оно, если и будет срублено, снова оживет…» (Инҗил китабы) и человек, уповающий на Господа (Рабби), будет иметь благословение и в этой и в жизни будущей.

 

Кайгы-хәсрәтләр килделәр башыма әнием үлгән, вафат булган вакытта.

Бу зәхмәт, афәт булды Пәйгамбәрнең Мәүлид Нәби айларда. Бәс, Коръән Кәримдә: “Дөреслектә михнәт (авырлык) үә җиңеллек берләй булгучыдыр”, ягъни дөньядагы михнәтләр ахирәттә рәхәтләр булыр (Инширах сүрәсе). Пәйгамбәргә Салават шәрифләр әйтеп, Аллаһы Тәгаләнең сәламе булсын Әнием мәрхүм рухына дога кылып – Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтләре булсын!

Җаныма кыен, хәсрәт. Мин җир өстендә, әниемнең тәне җир астында булса да, шәриф рухлары күкләрдә тыныч һәм шат булсын!

Аллаһы Тәгалә теләсә-бирсә туганнарның әрвахларына сәлам биреп, соңгы сүзләре “Әл-хәмдү лилләһи Раббиль галәмин” булсын.

Йөрәгем-җаным яна – киптерә күз яшьләрем. Үз тамырлар өзелде, китте, китте әнием – Фатима Сафиулла кызы, мәрхүмә, ике дөньяның, Галәмнең хуҗасына. Соңгы сүзләре ахирәт-бакый дөнья булсын — “Әл-хәмдү лилләһи Раббиль галәмин”. Ахирәт газабыннан Рабби Гафуру-Рахим безне дә бертуган җанларым сакласын! Амин!

Закладка Постоянная ссылка.

Комментарии закрыты