Шәриф Җомга көн — Шәрәфи газим!

بسم الله الرحمن الرحيم

“Әс-сәламү галәйкә әййүһән-нәбийү үә рәхмәтул-лаһи үә бәрәкәтүһ” – “Әй, пәйгамбәребез, сиңа Аллаһы Тәгаләнең сәламе үә рәхмәте үә бәрәкәтләре булсын” (Тәшәһһүд).

Молитва приветствия: “Мир тебе, о Пророк, и милость Аллаһа и благословение Его!”

وَوَصَّيْنَا الْإِنسَانَ بِوَالِدَيْهِ حَمَلَتْهُ أُمُّهُ وَهْنًا عَلَى وَهْنٍ وَفِصَالُهُ فِي عَامَيْنِ أَنِ اشْكُرْ لِي وَلِوَالِدَيْكَ إِلَيَّ الْمَصِيرُ

“Васыят иттек без Адәмгә үә боердык ата үә анасына изгелек итмәк” (31:14) – “И Мы завещали человеку (чтобы он относился) к своим родителям (благостно) (и при их жизни и после неё); (ведь) мать носит его (в своем животе) со слабостью (которая прибавляется) к слабости; и отлучение его (от груди) – в два года. (И Мы сказали ему): “Благодари Меня (Аллаха) и твоих родителей, (ибо) ко Мне возвращение”.

Әфәнде, хуш саф килдең!

Изге бала булып мәрхәмәт, дуслык, йомшаклык белән әти-әниләрне карадың. Карауның һәрберсе өчен бер кабул хаҗ савабына ирештең.

Дәһи ташламас ата-анасын сугыш өчен, яисә хаҗ өчен, яисә гыйлем эстәү өчен, яисә мал өчен – чөнки боларга хезмәт артыграктыр!

Риваять ителә ки, Әбү Һурәйра, разый Аллаһү ганһүм, анасы үлгәнче хаҗ кылмады. “Иртән барыр ул әнисенең өенең ишегенә һәм әйтер иде: “Әс-сәламү галәйкә, йә анам, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтләре булсын, тәрбияләдең син мине кече хәлемдә”. Бәс анасы кайтарыр булды, әйтер иде: “Аллаһы Тәгалә сиңа өлеш биргәй иде (бәрәкәтләрдән), хезмәт кылдың син миңа олуг булган хәлдә”.

Түбәнчелек итер иде ата-анасына, дәһи үбер анасының аягын түбәнчелек өчен. Тапшырмас аларны һичкемгә. Ата-анасының алдында алда булмас, әйтер – Йә, анам, йә, атам.

Әтиләре-әниләре вафат булса – хәдис килде. Бер кеше зиярат итәрсә ата-анасының каберен һәрбер җомгада – язылыр ул кешегә изгелек кылучы дию. Ният итер сәдака малыннан ата-анасындан үзеңнең савабы охшашлы. Укыр ата-анасы өчен иртәнге ашны ашаудан элек ике рәкагат – ирешер бу икесенә аның савабы. Амин!

Шәриф җомга көн – Шәрәфи газим, Рәгаиб бәйрәм кичәсе көне. Мөбәрак Рәҗәб аенда җомга кичне Мөхәммәд пәйгамбәрнең атасы Хәзрәти Габдулла белән анасы Хәзрәти Әминә никахлаштылар, туй кылдылар. Мөнир җомга көн – кадерле, якты көн. Мөхәммәд Мостафа галәйһис-сәллам ана карынына төште, Хәзрәти Әминә йөкле булды. Аллаһы Тәгалә аны үткен кылыч берләй җибәрер – потларны сындырыр, Ахырзаманның пәйгамбәре булыр. Амин!

Йә, Рабби, Мөхәммәд галәйһис-сәлламгә һәм аның кавеменә рәхмәт кыл, бәрәкәт әйлә!

Тәхкыйк, Син мактаулы һәм олугсың!

Посетителей онлайн – 72:
пользователей – 0
гостей – 71
ботов – 1
Максимальное количество посещений было – 2019-07-05:
всего посетителей – 247714:
пользователей – 8
гостей – 247663
ботов – 43

Закладка Постоянная ссылка.

Комментарии закрыты