Тәвәккәлтүл-лаһи Җомга

بسم الله الرحمن الرحيم

Сәламнәрдән!

Хәдис Шәриф:

يَا رَبَّنَا اَنْتَ السَّلَامُ, اَنْتَ السَّلَامُ, وَ مِنْكَ السَّلَامُ

«О, Господь наш, Ты Мир, Ты Мир и от тебя Мир!»

Әфәнде, хуш саф килдең!

 

Кул учына кызыл янган күмер алдың,

Җомга көннәр арасында аятьләрне укып өйрәндең.

Рамазан айлар арасында сүрәләрне ятладың,

Үз гомереңдә Әл-Китапны хәтем кылдың.

 

Тәвәккәлтүл-лаһи Җомга – Бер Аллаһы Гыйззә үә Җәллә Үзенә генә зур өметләр. Положись и надейся на Аллаха, Гыйззә үә Җәллә, предай свои заветные дела Ему Одному.

فَتَوَكَّلْ عَلَى اللَّهِ إِنَّ اللَّهَ يُحِبُّ الْمُتَوَكِّلِينَ

إِن يَنصُرْكُمُ اللَّهُ فَلَا غَالِبَ لَكُمْ وَإِن يَخْذُلْكُمْ فَمَن ذَا الَّذِي يَنصُرُكُم مِّن بَعْدِهِ وَعَلَى اللَّهِ فَلْيَتَوَكَّلِ الْمُؤْمِنُونَ

(3:159,160)

Бәс, тәвәккәл кыл үә эшеңне тапшыр гел Аллаһы Тәгаләгә, ягъни Аллаһы Тәгаләгә тәвәккәл итеп эшкә тотынгыл. Дөреслектә, Ходай Тәгалә сөяр тәвәккәл иткүчеләрне. Әгәр бирсә сезгә ярдәм Аллаһы Тәгалә, булмас һичбер галиб булгучы сезгә… Ярдәм бирер сезләргә Ходай Тәгалә, һичкем ярдәм бирә алмас. Үә Ходай Тәгаләгә Үзенә генә тәвәккәл кылсыннар үә эшләрне тапшырсыннар мөэминнәр.

«А когда ты решился, то положись на Аллаха. Поистине, Аллах любит полагающихся! Если Аллах окажет вам помощь, то не будет победителя на вас, а если Он вас оставит, то кто же поможет вам после Него? И пусть (только) на Аллаха уповают верующие (во всех своих делах) [твердо надеются на Его помощь и поддержку]!» (3:159,160).

Из Сунны. Ул Ходай Тәгаләгә ышанмак үә таянмак – тәвәккәлдер. Хәдис Шәриф:

لَوْ تَوَكَّلْتُمْ على اللهِ حَقُّ تَوَكَّله لرِزقَكُمْ كما الطيرَ و ايضاً فيه التَفَرَّغُ للعبادة عن الالتفات وايضا لا يَتغيَّرُ المُقَدَّرُ المَقسوم

Әгәр дә сез тәвәккәл кылсагыз Аллаһы Тәгаләгә – чын тәвәккәл берләй, чөнки ризыкландырыр сезне Аллаһы Тәгалә, ничек ризыкландырыр Аллаһ кошны, янәдә: ул тәввәкәл булгучыдыр гыйбадәт өчен бушанмак, күңелнең ризыкка илтифат итүдән, янәдә: тәкдир кылынмыш нәрсә үзгәрмәс булынмыш”. «Истинно, уверенно полагайтесь на Аллаха Всевышнего, и тогда Аллах Всевышний даст вам пропитание, как Он дает пропитание птицам…»

Дога: “Бисмилләһир-рахмәнир-рахим. Тәвәккәлтү галәл-ллаһи үә ләә хәүлә үә ләә кууәтә иллә билләһи галийүл газим. Амин!”

Габдулла Тукай, “Таян Аллага”

Әй бәһале, әй кадерле, әй гөнаһсыз яшь бала!

Рәхмәте бик киң аның, һәрдәм таян син Аллага!

Йа Ходай, күрсәт, диген, ушбу җиһанда якты юл;

Ул — рәхимле…

 

Дога: “Йә, Хода, рәхмәтеңнән аерма!

Аллаһы Тәгаләбезнең кодрәте киң үә чиксез!

Йә рәхмәтле Аллаһ!

Йә Хәким, йә Хафиз!

И, Адәм баласы, белгел, Алладан ятим калудан да бөек хафа дөньяда юктыр.

Амин!”

Посетителей онлайн – 13:
пользователей – 0
гостей – 13
ботов – 0
Максимальное количество посещений было – 2019-07-05:
всего посетителей – 247714:
пользователей – 8
гостей – 247663
ботов – 43

Закладка Постоянная ссылка.

Комментарии закрыты