Баш Остаз Җомга тәүхид көне!

Сәламнәрдән:

بسم الله الرحمن الرحيم

وَسَلَامٌ عَلَيْهِ يَوْمَ وُلِدَ وَيَوْمَ يَمُوتُ وَيَوْمَ يُبْعَثُ حَيًّا

«И мир ему [Йахье] в (тот) день, когда он родился, и в день, когда умрет, и в день, когда он будет воскрешен живым [в День Суда]!», (19:15), сүрә “Мәръйәм”. Үә сәламдер бездән ул Яхъя үзәренә, шул көндә кем тугъды ул анасындан һәм шул көндә кубарлар ул терек булыб, ягъни Яхъя ахирәттә. Мурад, шулдыр ки Яхъя сәламәт коткарылмыш булыр туган көнендә шайтан газабындан үә үлгәч кабер газабындан һәм ахирәттә кыямәт куркуларындан имин булыр.

Әфәнде, хуш саф килдең!

            Ифтар мәҗлесендә булдың

            Ярлы-мескен мөселманнарны

            Кичен Коръән ашка җыйдың.

            Сәламәтлек һәм иминлек Ходай

            Рабби Галәмидән сорап дога кылдың.

Баш Остаз – Җомга-Тәүхид көне, Кәлямның мөһим өлеше, руханиларның хезмәт нигезе.

Рамазан шәриф айларының хасиятләре

Адәм галәйһис-сәлам сорады: Йә, Раббым, Синең каршыңда айларның каюсы артыграктыр, диде. Аллаһы Тәгалә әйтте: “Минем каршымда айларның артыграгы Рамазан аедыр”, — диде. “Бу Рамазан аенда бәндәләремә рәхмәтемне арттырырмын, ризыкларына бәрәкәт бирермен”.

Галимнәр әйткәннәр, руза тоткан кемсәләр каберләреннән кубарлар хуш исләре белән. Шул хуш исләре илә белерләр ки, бонлар дөньяда руза тоткан груһлардыр дия. Бунларның каршыларына фәрештәләр төрле тәгамнәр үә шәраблар алып бирерләр ки, ашагыз үә эчегез, сез адәмнәр ашап-эчеп йөрегән вакытта руза булдыгыз, ач үә сусап йөредегез, дия. Башка адәмнәр барчасы хисапта булыр. Бу руза тоткан кемсәләр шат булып йөрерләр.

Гомәр ибн Хаттаб разыйаллаһү-ганһүм әйткән: “Һәркайчан Рамазан аенда бер мөэмин йокысыннан уянып тибрәнсә, бер фәрештә әйтер: “Йә, мөэмин торгыл, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте үә бәрәкәте сиңа булсын, дия”. Әгәр намазны укымак ният белән торса, түшәге дога кылыр үә әйтер: “Йә, Рабби, бу бәндәгә оҗмахта йомшак үә калын түшәкләр биргел”. Һәркайчан тышка чыгар өчен өстенә киемен кисә, киеме дога кылыр: “Бу бәндәгә оҗмах хөлләләре кидергел!”, — дия. Һәркайчан башмакларын кисә, башмаклары дога кылыр: “Йә, Рабби! Бу бәндәнең аякларын сират күперендән сәламәт үткәр”, — дия. Дәһи кулына комган алса, комган дога кылыр: “Бу бәндәгә оҗмах савытлары биргел”, — дия. Һәркайчан тәһарәт алса – су дога кылыр: “Йә, Рабби! Бу бәндәнең гөнаһларындан пакъ кыйлыгыл”, — дия – “Барча гөнаһларын ярлыкагыл”, — дия. Һәркайчан намаз укырга басса, өе әйтер: “Йә, Рабби! Бу бәндәнең каберен киң кыл, нурлы кыл”, — дия. Синдән дога кыйлмак – Миндән кабул итмәк!”

Бу шәриф аенда Аллаһы Тәгалә әйтер фәрештәләргә, бу шәриф айда үзегез өчен гыйбадәт кылмагыз, бәлки Мөхәммәд өммәте өчен истигъфар кылыгыз, гөнаһларны ярлыкармын.

Рамазан аенда Аллаһы Тәгалә оҗмах сакчысына әйтер: “Йә, Ризван, оҗмах ишекләрен ачкыл, Мөхәммәд өммәтеннән бер мән бу Рамазан аенда вафат булса, аның җаны оҗмахка керсен”. Тәмугъның сакчысына әйтер: “Тәмугъның ишекләрен бикләгел, бу Рамазан Шәрифтә Мөхәммәд өммәтеннән бер гөнаһлы бәндә үлсә, тәмугъ газабы кылынмасын”, — дия. Бу шәриф айда Мөхәммәд өммәтенә кадер кичәсен бирде, әгәр бер мән бу кадер кичәсе – уянып-торып тәүбә үә истигъфар, тәгат үә гыйбадәт кылса, Аллаһы Тәгалә ул бәндәнең гөнаһасын ярлыкар, ата-анасын да ярлыкар.

Руза тотып, Коръән укыса – Яумәл Кыямәт көнендә аңар әйтерләр – бу бәндәгә шәфәгат үә оҗмахта булсын.

Пәйгамбәребез әйтте: сәхәр түрендә сәхәр ашагыз – бәрәкәт үә саваплар бардыр.

Бер хәдис шәрифтә: “Изгелек кылсагыз – үзегезгә булыр, явызлык кылсагыз – зарары үзегезгәдер”. Амин!

Рамазан ае мөбәрак булсын! Рузабыз Аллаһы Тәбарәкә үә Тәгалә өчен булсын!

Посетителей онлайн – 69:
пользователей – 0
гостей – 68
ботов – 1
Максимальное количество посещений было – 2019-07-05:
всего посетителей – 247714:
пользователей – 8
гостей – 247663
ботов – 43

Закладка Постоянная ссылка.

Комментарии закрыты