Җәлил Җомга көн — Хак көне!

بسم الله الرحمن الرحيم

Әс-сәламү галәйнә үә галә гибадил-ләһис-салихин! Сәлам сезгә һәм Аллаһы Тәгаләнең һәрбер изге бәндәләренә дә булсын!

Әфәнде, хуш саф килдең!

Сөенеч сабый малай-кызларының, колакларына Азан әйтеп, яхшы исем кушып, изге дога кылдың!

Бабай-әбиләргә, әти-әнкәләргә рәхимле, хөрмәтле булырга тәрбия-гадәт, үрнәк мисал бирдең. Кайгырмаска-үпкәләмәскә җиткердең.

Тәрбия вакытында үзеңне сабырлы-түземле булырга үз кулыңда тоттың.

Бәхил-көнчеллектән, тәккәберлек-гайбәттән ерак булырга аңлаттың.

Иманга, Исламга, Әхлаккә, Ихсанга тырышып өйрәтеп, Бисмилләһир-рахмәнир-рахим белән көнне матур башларга. Аллаһы Тәгаләгә күп шөкер әйтеп, тәкъва сыйфатларында кояшны озатырга.

Җәлил Җомга көн – яумәл газим, хак көне дә. “Әлбәттә җәмигъ кылыр үә җыяр сезне Ходай Тәгалә кыямәт көнендә – юктыр бер шик аның булуында” (6:12).

Ходаем Раббым гаиләләргә хидаят, истикамәт, бәрәкәт бирсен!

Үә сәлам үә рәхмәт булгучыдыр җибәрелмеш пәйгамбәрләргә. Барча сәна һәм мактау Ходай Тәгаләгә, бөтен галәмнәрне яратучыга! Амин!

Посетителей онлайн – 8:
пользователей – 0
гостей – 8
ботов – 0
Максимальное количество посещений было – 2019-07-05:
всего посетителей – 247714:
пользователей – 8
гостей – 247663
ботов – 43

Закладка Постоянная ссылка.

Комментарии закрыты