Киләчәк өмет сездә!

بسم الله الرحمن الرحيم

(Продолжение)

Ий, кадерле яшьләр! Киләчәк өмет сездә. Милләт сезнең кулда булачак. Ислам юлбашчылары булырга әзерләнегез, яшьлек вакытларыгызны бушка үткәрмәгез. Бәлки яшьлек гомерегездә дин вә дөнья өчен файдалы гыйлемнәр өйрәнегез. Бер-берегезгә шәфкатьле булыгыз. Ата-аналарыгызны, картларны ихтирам итегез. Ата-бабаларыбыз биргән дип аманәтен сәламәт саклап, үзегездә соңнарга тапшырырга иҗтихад итегез. Бу турыда кимчелек кылмагыз. Аманәтне иясенә тапшырмау кебек кимчелекләр Аллаһ һәм бәндә каршында зур мәъсүлияткә сәбәп була. Моны хәтерегздә тотыгыз.

Хөрмәтле мөселманнар! Нәсел-нәсабеннән якын булган кардәшләрегезгә صلى (катнашыгыз) кылыгыз. Алар сездән киселгән тәкъдирдә – сез алай булмагыз: арадагы кардәшлекне ныгытырга, якынлыкны арттырырга тырышыгыз. Хәлләрегез җитсә аларга һәртөрле ярдәмнәр кылыгыз. Соңынан аның файдасы бигрәк үзегезгә булыр. Шул эшләрегез белән кардәшлек вазифаларын үтәгән булсырсыз.

Ий, җәмәгать! Ислам дине буенча сезләрнең өстегездә кешеләрне (яхшы) хөрмәт итәргә, камил рәвештә үтәргә. Үзегез дә дөньяда рәхәт вә шат яшәрсез, гомерләрегез бәрәкәтле, күңелләрегез тыныч булыр. Күркәм холыклы булу – гомерләрнең артуына, бәрәкәт булуына сәбәп була. Хәдисләр, Расулебезнең хикмәтләренә ышанган файдасы күргән булырсыз. Шулай итеп дөнья вә ахирәт сәгадәтләренә ирешерсез.

Мөселман арасында тигезлек булсын, һәртөрле әшәкелекләрдән сакланыгыз. Һәр эштә, һәр сулуда Аллаһыга мохтаҗсыз, Аллаһының йөкләрен җиңелгә хисапламагыз. Өстегезгә йөкләтелгән вазифаларны үтәгез. Аллаһыны онытмагыз. Гафиль булмагыз. Алдыгызда үлем бар. Ялгыз башыгыз кабергә керү бар. Кыямәт килсә барча яхшы вә яман гамәлләрегезне белүче Аллаһының хозурына барып, шул гамәлләрегез өчен җавап бирү бар.

Бу эшләрне хәтерегездән чыгармагыз, һәрхәлдә вә һәр эшегездә Аллаһы Тәгалә ярдәмчегез булсын!

بسم الله تعلى

حَسْبُنَا الله وَنِعْمَ الْوَكِيلُ نِعْمَ الْمَوْلىَ وَنِعْمَ النَّصِيرٌ

Дога:

Бисмилләһир-рахмәнир-рахим. Әстәгафируллаһил газыйм. Әлләзи лә иләһә илләаллаһү, әл хәййил кайум, вә әтүбу иләйһи. Рабби гфирли, субхәнАллаһи вә бихәмдикә, субхәнАллаһи газыйм. Вә бихәмдикә әстәгафируллаһ вә әтуби иләйһи. Амин!

Салават:

Бисмилләһир-рахмәнир-рахим. Аллаһүммә салли галә Мухаммәд вә галә али Мухаммәд вә барик галәйһи. Амин!

Закладка Постоянная ссылка.

Комментарии закрыты